Казан полигонында шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Пассажирлар агымы арту һәм җәйге чорга күчү сәбәпле «Содружество» пассажир компаниясенең Казан полигонында шәһәр яны поездларының хәрәкәте үзгәрәчәк.

Түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнә:

- 16 апрельдән 10 октябрьгә кадәр 6383 нче Казан – Йошкар-Ола поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14.20 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 17.45 сәгатьтә киләчәк;

- 16 апрельдән 10 октябрьгә кадәр 6453 нче Йошкар-Ола – Яранск поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18.11 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 20.45 сәгатьтә киләчәк;

- 17 апрельдән 11 октябрьгә кадәр 6452 нче Яранск - Йошкар-Ола поезды шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 3.50 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 6.35 сәгатьтә киләчәк;

- 17 апрельдән 11 октябрьгә кадәр 6382 нче Йошкар-Ола – Казан поезды 7.46 сәгатьтә кузгалып китәчәк, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 11.05 сәгатьтә киләчәк;

- 15 апрельдән 30 июньгә кадәр 6502 нче Канаш - Чабаксар поезды көн саен 3.51 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 6.15 сәгатьтә киләчәк;

- 15 апрельдән 30 июньгә кадәр 6505 нче Чабаксар – Канаш поезды көн саен 18.40 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 21.07 сәгатьтә киләчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6001 нче Казан – Свияжск поезды дүшәмбедән җомгага кадәр 8.10 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 9.23 сәгатьтә киләчәк;

- 1 майдан 26 сентябрьгә кадәр 6001 нче Казан – Төрләмә поезды шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.10 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 9.50 сәгатьтә киләчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6476 нчы Свияжск – Арча поезды дүшәмбедән җомгага кадәр 11.02 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 13.33 сәгатьтә киләчәк;

- 1 нче майдан 26 нчы сентябрьгә кадәр 6476 нчы Төрләмә - Арча поезды шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.36 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 13.33 сәгатьтә киләчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6437 нче Арча – Казан поезды көн саен 16.18 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 18.05 сәгатьтә киләчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6432 нче Казан - Арча поезды көн саен 11.04 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 12.56 сәгатьтә киләчәк.

6437 нче Арча – Казан шәһәр яны поезды гамәлгә керү сәбәпле, 30 апрельдән 6427 нче Сосновка – Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. Поезд 13:45 сәгатьтә кузгалачак, 17:25 сәгатьтә киләчәк.

Кайбер шәһәр яны поездларының йөрү маршруты озайтыла. Шулай итеп, 15 апрельдән 15 октябрьгә кадәр 6479 нчы Бирюли – Краснозаринск поезды Волжск станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (18.09 кузгалып китәчәк, 20.22 киләчәк). 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6420 нче Казан - Кукмара поезды Нократ Аланы станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (6.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 9.10 киләчәк). 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6425 нче Кукмара - Казан поезды Нократ Аланы станциясеннән 11.53 сәгатьтә кузгалып китәчәк, 15.20 сәгатьтә киләчәк.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе); «Пригород» мобиль кушымтасында һәм кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International