Казан-2 (Восстание) тимер юл вокзалы быел инфраструктураны адаптацияләү программасы буенча аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен җиһазландырылачак.
Вокзал комплексы территориясендә пандуслар, махсус күтәрткечләр урнаштырылачак, хәрәкәт юнәлешен күрсәтеп тактиль плитка белән җиһазландырылачак. Шулай ук барлык баскычлар, пандуслар алдында һәм тимер юл платформалары кырыйларында кисәтүче тактиль күрсәткечләр, рельефлы-нокталы шрифттан торган табличкалар һәм мнемосхемалар урнаштырылачак.
Вокзал бинасында беренче катта инвалидлар өчен көтү урыннары каралган. Алар янында персоналны чакыру өчен элемтә чаралары белән автоматик саклау камераларының модульләре урнашачак.
Билет кассалары инвалид коляскаларында хәрәкәт итүчеләр өчен түбәнәйтелгән прилавка белән җиһазландырылачак. Начар күрүчеләр өчен махсус акустик, ә начар ишетүчеләр өчен визуаль һәм тактиль системалар урнаштырылачак.
Моннан тыш, видеотерминаллар, персоналны чакыру системалары, телефон элемтәсенең махсус системалары, индукцион һәм визуаль яктылык һәм тавыш системаслары барлыкка киләчәк.