ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында республиканың транспорт комплексында инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә булып узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы автотранспорт предприятиеләре, проект оешмалары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. “Bravis” автобусын сынау нәтиҗәләре буенча отчет белән “Рыбно-Слободское ПАТП” ААҖ директоры Илфат Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул вак техник кимчелекләр булуын билгеләп үтте. Шулай ук предприятие җитәкчесе уңайлык өчен һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен салонны багаж өчен киштәләр белән җиһазландырырга һәм каты утыргычларны йомшакка алыштырырга тәкъдим итте. Кимчелекләр турында “КАМАЗ-Марко” ҖЧҖ җитәкчелегенә хәбәр ителде. Автобусларның мөмкинлекләрен киләселәр булып Яр Чаллы һәм Түбән Кама ташучылары сынап караячак.
Очрашуда катнашучыларга “АЛАБУГА” Махсус транспорт заводы” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре үзләренең төрле продукцияләренә презентация ясадылар. Бу махсус ашыгыч ярдәм күрсәтү автомобильләре, гадәттән тыш хәлләр очрагында кулланыла торган автомобильләр, мәктәп автобуслары һәм башкалар. Белгечләр чыгышы нәтиҗәсендә кызыксынган министрлыклар тәкъдим ителгән автомобильләр белән якынрак танышырга хәл иттеләр.
Киңәшмәгә шулай ук “Милли газ технологияләре” ААҖ компаниясе дә чакырылган иде. Фирма җитәкчеләре хәзер Россия территориясендә нәтиҗәле эшләп торучы үзләренең проектлары белән таныштырдылар.