«Казан» аэропортыннан Минскка рейслар яңартыла

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

13 апрельдә «Белавиа» авиакомпаниясе Казаннан Минскка даими рейсларны түбәндәге график буенча яңарта:

  • Казаннан очып китү чәршәмбе көннәрендә 03:40 сәгатьтә, Минскка килү вакыты 06:00;
  • Минсктан очып китү сишәмбе көннәрендә 23:50 сәгатьтә, Казанга килү вакыты 02:10.

Рейслар 76 урынлы уңайлы Embraer 175 авиалайнерында башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Минсктагы вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.

Әлеге очыш программасы Беларусь Республикасына да, Татарстан Республикасына да эшлекле активлыкка стимул бирәчәк. Авиаочышларны яңарту икътисади үсешкә ярдәм итәчәк һәм ике республикада да инвестицияләү процессын тизләтәчәк. Шул ук вакытта Беларусь һәм Татарстан туризм ягыннан да бер-берсенә кызыклы.

Билетлар сатуда. Җәдвәл, тарифлар һәм ташу шартлары белән Сез ташучының www.belavia.by сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International