3 нче апрельдән башлап flydubai Гарәп авиакомпаниясе Дубайдан Казанга даими авиарейслар ачты. Очышлар 2020 елның апрелендә ук туктатылган иде, ул чакта cavid-19 пандемиясе аркасында чикләүләр кертелде. Бирелгән рөхсәтләр нигезендә авиакомпания хәзерге вакытта Дубай – Казан - Дубай маршруты буенча туры очышларны атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә башкара:
• Казаннан 14:35 сәгатьтә кузгалып китә, Дубайга җирле вакыт белән 20:35 сәгатьтә килә;
• кире рейс 09:30 сәгатьтә оча һәм Казан аэропортына 13:35 сәгатьтә килә.
Юл вакыты - 5 сәгать. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара.
Очышлар Boeing-737-800 самолетында башкарыла.
Авиабилетларны «Казан» аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә, шулай ук «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында броньлагыз.