«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан, Бөгелмә һәм Воронеждан Нижневартовскка рейсларын яңартты

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 30 мартыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Нижневартовскка өч шәһәрдән даими рейслар башлап җибәрә.

Нижневартовсктан Казанга очышлар сишәмбе көнне башкарыла: Нижневартовсктан очу вакыты - 12:15, очкыч Казан аэропортына 12:50 төшә, Казаннан кире очып китү вакыты - 19:05, Нижневартовскка 23:45 төшә.

Бөгелмәдән Нижневартовскка рейслар шулай ук сишәмбе көнне гамәлгә ашырыла: Бөгелмәдән 06:45 кузгалып китә, Нижневартовск аэропортына 11:15 сәгатьтә төшә. Кире очулар чәршәмбе көнне планлаштырылган: Нижневартовсктан кузгалып китү вакыты 00:45, Бөгелмәдә пассажирлар 01:15 сәгатьтә булачак.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Нижневартовскны Воронеж өлкәсе белән  тоташтырды. Очышлар атнага бер тапкыр сишәмбе көнне Казанда утырту белән башкарыла: Түбән Вартовсктан очып китү вакыты - 12:15, Воронеж аэропортына 15:35 төшә, Воронеждан кире очу вакыты - 16:35, Нижневартовскка 23:45 төшә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Маршрутта Канаданың 50 урынлы CRJ-200 Бомбардье авиалайнеры җәлеп ителгән.

Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта Нижневартовск – Казан маршруты бөенча бер якка очуның минималь бәясе – 8 мең 90 сумнан, Нижневартовск – Бөгелмә – 8 мең 90 сумнан, Нижневартовск – Воронеж - 8 мең 312 сумнан башлана. Билетлар сатуда.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып маршрутлар челтәрен үстерүне дәвам итә.

Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны http://uvtaero.ru/ авиакомпания сайтында яки белешмә хезмәте телефоны (843) 260-15-09 аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International