Тукай районында Куйбышев тимер юлы һәм йөк җибәрүчеләрнең уртак киңәшмәсе узды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан һәм Куйбышев тимер юлы предприятиеләренең агымдагы елның I кварталындагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Тукай муниципаль районында узды. Анда шулай ук Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, йөк җибәрүчеләр катнашты.

Киңәшмә барышында тимер юл транспортында йөк ташу мәсьәләләре һәм 2021 елда пассажирлар ташу күләмен арттыру буенча тәкъдимнәр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International