1 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм язгы чорда автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Автомобиль юллары буенча хәрәкәткә чикләү транспорт чарасының йөкләнеше күчәргә 6 тоннадан артып китсә кагылачак. Әгәр бу параметр артып китсә, хәрәкәт махсус рөхсәт булганда гына мөмкин булачак. Югыйсә ташучы административ җаваплылыкка тартылачак.
Транспорт чараларына чикләү түбәндәге йөк төрләрен ташыган очракта кагылмый:
• азык-төлек продуктлары;
• хайваннар;
• дару;
• орлык;
• ашлама;
• ягулык (дизель, судно, реактив двигательләр өчен, газ сыман, бензин, ягулык мазуты), әгәр йөк күтәрелеше 16 тоннадан артмаса;
• каты коммуналь көнкүреш калдыклары, әгәр ташу махсус чүп-чар ташучы транспортта башкарылса.
Шул ук вакытта транспорт чаралары Автомобиль транспортында йөк ташу кагыйдәләре белән билгеләнгән рөхсәт ителгән төп йөкләмәләрдән артмаска тиеш (бер күчәргә 10 тонна).
Республикада авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту 8 автоматик контроль пунктында башкарыла. Аларның кайда урнашуы турында мәгълүмат «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган.
Вакытлыча чикләүләр кертелгән автомобиль юлларына (автомобиль юллары участокларына) таләпләр кагылмаган исемлеккә кергән транспорт чараларын өстәмә үлчәү өчен күчмә контроль пунктлары урнаштырылачак.
Рөхсәт ителгән йөкләнеш арткан очракта, тиешле материаллар административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итү өчен Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсенә җибәреләчәк.
Авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә махсус рөхсәтне түбәндәге ысулларның берсе ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин:
• aisktg.ru порталында;
• түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 5 йорт, 2 кат, 242 нче кабинет, (843) 533-39-03 телефоны;
- Яр Чаллы шәһ., Казан проспекты, 72 йорт, 1 кат, (8552) 77-09-17 телефоны;
- Әлмәт шәһ., Совет ур., 184 г йорт, 2 кат, (8553) 43-90-66 телефоны;
- Нурлат шәһ., Склад ур., 2 йорт, 1 кат, (84345) 2-93-26 телефоны.