6 апрельдә Кукмара - Коинсар аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле бер көнгә түбәндәге шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәк:
6421 нче номерлы Сосновка - Казан поезды;
6422 нче номерлы Казан - Сосновка поезды;
6423 нче номерлы Кизнер - Казан поезды;
6424 нче номерлы Казан - Сосновка поезды;
6923 нче номерлы Кизнер - Казан поезды;
6924 нче номерлы Казан - Кизнер поезды;
6933 нче номерлы Ижевск - Кизнер поезды;
6934 нче номерлы Кизнер - Ижевск поезды;
6379 нчы номерлы Кизнер - Нократ Аланы поезды;
6371 нче номерлы Ижевск – Кизнер поезды;
6513/6514 нче номерлы Ижевск - Янаул поезды;
6524 нче номерлы Янаул - Чернушка поезды;
6534 нче номерлы Чернушка - Красноуфимск поезды;
6372 нче номерлы Кизнер - Ижевск поезды.
Гамәлдәге җәдвәл белән аерма ике минуттан алып егерме минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай ук 6 апрельдә Арча – Кукмара участогында 6420 нче номерлы Казан – Кукмара поезды гамәлдән чыгарыла һәм Казан - Арча маршрутында гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Кукмара – Арча участогында 6425 нче номерлы Кукмара – Казан поезды гамәлдән чыгарыла һәм Арча - Казан маршрутында гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
6 апрельдә 6427 нче номерлы Сосновка – Казан шәһәр яны поезды гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Сосновка станциясеннән 13.45 кузгалып китә, Казан станциясенә 17.25 килә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, әлеге поезд үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru «Содружество» АҖ сайтында, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.