Узган җомгада Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында «Тармак лидеры» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Конкурс Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы тарафыннан оештырылган һәм Росморречфлотка, Россия коммерция оешмаларына караган диңгез һәм елга транспорты коммерция оешмалары арасында үткәрелә.
«Тармакның уку йорты (белем бирү оешмалары филиаллары арасында)» номинациясендә конкурсның җиңүчесе дип Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы танылды, 2020 елда ирешкән уңышлары өчен вымпел директор Ильяс Сәлаховка тапшырылды.
Казанның югары уку йорты әлеге мактаулы исемгә лаек. 2020 елда филиал, яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле чикләүләргә карамастан, шактый уңышларга ирешә алды. Төп вакыйгаларның берсе - уку кампусы һәм студентлар тулай торагы төзелеше. Алар план буенча модернизацияләнгән, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тулысынча тәэмин ителгән һәм төбәкнең мәдәни, фәнни һәм мәгариф үзәгенең тышкы кыяфәте һәм эчтәлеге буенча барлык заманча күзаллауларга туры килә. Биналар федераль максатчан программа буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, биредә уку корпусларын һәм лабораторияләрне матди-техник яктан тәэмин итү елдан-ел яхшыра бара һәм белем бирү эшчәнлеген алып баруның сыйфатлы күрсәткече булып тора. Шулай ук яңа буын тренажер комплекслары яңартыла.
Бүген Казан филиалы, су транспортының әйдәп баручы предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, мәгариф һәм җитештерү интеграциясенең уңышлы үрнәген күрсәтә. Ә чит ил мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек югары уку йортын халыкара дәрәҗәгә чыгара.
Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы җитәкчелеген һәм коллективын «Тармак лидеры» мактаулы исеме белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да төбәкнең һәм илнең транспорт тармагы үсеше өчен кирәкле белгечләр әзерләү өчен иң актуаль инновацияләр белән иң яхшы традицияләрне берләштерүегезне телибез.