Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Мурманск шәһәренә рейслар ача

2021 елның 26 марты, җомга

Nordwind Airlines авиакомпаниясе 26 апрельдән Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Мурманскига турыдан-туры даими рейслар ача.

Рейслар җәйге җәдвәл кысаларында 2021 елның 29 октябренә кадәр планлаштырылган һәм атнага ике тапкыр Embraer 190 һава судноларында башкарылачак.

Казаннан Мурманскига очу вакыты дүшәмбе көнне - 18:25, җомга көнне - 20:20.

Мурманск шәһәреннән Казанга самолет дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 06:50 сәгатьтә очачак. Мурманск вакыты Мәскәү белән туры килә.

Очыш вакыты якынча 3 сәгать тәшкил итә. Билет бәясе бер якка 6083 сумнан башлана.

Авиабилетларны түбәндәге сайтларда броньларга мөмкин: https://nordwindairlines.ru/ru/ авиаташучы һәм kazan.aero «Казан» халыкара аэропорты сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә, шулай ук «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында.

Фото: Ольга Дулова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International