27 мартта пассажирларны ТMTV телеканалының музыкаль премиясен тапшыру тантанасын уздыру урынына илтү өчен түбәндәге шәһәр яны поездлары билгеләнгән:
- 7604 нче Казан - Аэропорт поезды 16:07 сәгатьтә кузгалып китә, 16:27 сәгатьтә килә;
- 7605 нче Аэропорт - Казан поезды 22:00 сәгатьтә кузгалып китә, 22:17 сәгатьтә килә.
Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассалардагы һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмати стендларда алырга мөмкин.