Татарстанда барлык юл буенча илкүләм проект объектлары мәҗбүри сыйфат контроле үтә

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Программа буенча гомуми озынлыгы 174,8 км булган автомобиль юлларының 91 участогын ремонтлау планлаштырыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ассызыклап үткәнчә, илкүләм проект һәм юл эшләре программалары объектлары заказчылар, подрядчылар һәм бәйсез экспертлар катнашында мәҗбүри рәвештә сыйфат контроле үтә.

Илкүләм проект кысаларында эшләрне республиканың алдынгы юл оешмалары - «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Каздорстрой» ААҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ һәм «Волга-Автодор» ҖЧҖ башкара. Алар кергән материалларның сыйфатын һәм норматив документлар таләпләренә туры килүен даими контрольдә тота. Һәр подрядчы оешма алдынгы Ammann, Benninghoven, Marini кебек дөньякүләм җитештерүчеләрнең асфальт-бетон заводларына һәм сертификация узган лабораторияләргә ия. Республикада барлыгы 46 асфальт-бетон заводы эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм проектта катнашучы асфальт-бетон заводлары таләпләргә туры килә торган сыйфатлы асфальт-бетон катнашмаларының булу-булмавына һәм җитештерүнең техник мөмкинлегенә өстәмә тикшерү узган.

Моннан тыш, заказ бирүче «Главтатдортранс» ДКУ юл эшләре башкарылуга техник күзәтчелекне гамәлгә ашыра, бәйсез экспертларны җәлеп итеп, үз лабораториясендә сыйфат мониторингы үткәрә. Шулай ук илкүләм проектның барлык объектларын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре тикшерә.

Барлык объектларда башкарылган эшләр инструменталь диагностика нәтиҗәләре белән генә кабул ителә. 2020 елда инструменталь кабул итү диагностикасын «Транспроект» проект институты башкарган.

Норматив хәлгә туры килә торган юллар өлешен арттыру «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының өстенлекле бурычы булып тора. Бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан башлап Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.

Фотода: РОСДОРНИИ белгечләре тарафыннан 2020 елда илкүләм проект буенча башкарылган Казанның Тэцевская урамын ремонтлауның сыйфатын тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International