Red Wings авиакомпаниясе 30 апрельдән Мәскәүдән Түбән Камага очышлар башлый

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Red Wings авиакомпаниясе 30 апрельдән Мәскәүнең «Домодедово» аэропортыннан дүрт яңа Россия юнәлеше – Түбән Кама, Саранск, Саратов һәм Ульяновскка очышлар башлый. Бу шәһәрләргә Мәскәүдән рейслар көн саен яңа уңайлы SSJ 100 лайнерларында башкарылачак. Мәскәү - Түбән Кама маршруты буенча очып китү 21:40 сәгатьтә планлаштырылган, кире якка - 06:00 сәгатьтә.

Билетларны арзан бәяләрдән www.flyredwings.com сайтында, агентлардан һәм партнерларның сайтларында сатып алырга мөмкин.

Фото: samolety.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International