2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларга алып баручы автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырылган.
Шулай итеп, Түбән Кама шәһәрендәге Әхтүбә урамы капиталь төзекләндереләчәк. Әлеге юл буенча Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенә керү юлы гамәлгә ашырыла. Бу республиканың иң эре дәвалау-профилактика учреждениеләрнең берсе, ул шәһәр һәм район халкына югары квалификацияле, махсуслаштырылган стационар, амбулатор-поликлиника һәм кичектергесез ярдәм күрсәтә.
Ремонт планына Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Беломорская урамы да керде. Биредә белем бирү учреждениеләре - 14 нче гимназия һәм 134 нче татар-рус гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан.
Моннан тыш, Казанның Киров районындагы Гладилов урамы ремонтланачак. Әлеге урамда «Алафузов театры бинасы» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты урнашкан. 2020 елда театр скверын төзекләндерү белән бина һәм якын-тирә участокны реконструкцияләү төгәлләнде. Залның сыйдырышлыгы 300 урын тәшкил итә. Татарстан районнарыннан килгән иҗади яшьләр биредә үз эшләрен тәкъдим итәләр.
Барлык өч объектта да юллар өчен кирәкле элементларны – юл билгеләрен, коймаларны һәм башкаларны урнаштыру планлаштырылган.
Шулай ук ремонт вакытында яңа технологик чишелешләр да кулланылачак. Аерым алганда, яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән өслекнең өске катламын җәю вакытында юл эшчеләре югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетон кулланалар. Әлеге технологиянең үзенчәлеге шунда ки, катнашманың составы материалның авырлыгы белән түгел, ә бирелгән параметрлар белән кирәкле күләмгә сайлап алына. Нәтиҗәдә юл киеменең тузуга чыдамлылыгы һәм сыгылмалылыгы арта.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 91 объект ремонтланачак. Аларның 65ендә юл тармагында яңа һәм иң яхшы технологияләрне, материалларны һәм кабат куллануның технологик чишелешләрен кулланып эшләр башкарылачак.
Фотода: Гладилов урамы ремонтка кадәр.