Агымдагы елда Татарстан юлларында милли проект буенча 2560 юл билгесе урнаштыру планлаштырыла

2021 елның 19 марты, җомга

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда куркынычсызлык объектларын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә.

2020 елда өч зур агломерациядә - Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә авария-куркыныч участокларны локальләштерү буенча чаралар үткәрелде. Аерым алганда, 13 светофор объекты, 8167 м җәяүлеләр өчен койма һәм 11694 м барьер киртәләр, 3300 юл билгесе урнаштырылды. LED  яктылык-диод лентасы белән 44 светофор объекты, 18389 м  ясалма яктырту һәм 20 ясалма тигезсезлек җиһазландырылды.

Юл эшләрен башкару барышында 1190 м озынлыктагы бетоннан парапет коймалар монтажланды һәм 34120 кв. м тротуар ремонтланды. Шулай ук юл төзүчеләр 53 автобус тукталышын җиһазладылар.

2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча республикада куркынычсызлык объектларын төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк. Шулай итеп, 2560 юл билгесе кую планлаштырыла, шуларның 302се – Техническая урамыннан Киров дамбасына кадәр юл участогын ремонтлаганда (Зур Казан боҗрасын төзү кысаларында), 417се – Яр Чаллыда Шамил Усманов урамын ремонтлаганда Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Вахитов проспектыннан Татарстан урамына кадәр участокларда, 118е - Арча муниципаль районында 0 км дан 5,9 км кадәр участокта Шушмабаш - Сәрдәбаш автомобиль юлын капиталь ремонтлаганда. Моннан тыш, 30 000 кв. м артык тротуар төзекләндереләчәк, 63 җәяүлеләр кичүе булдырылда, 7303 метр стационар электр уты урнаштырылды.

Фотода: 2020 елда илкүләм проекты буенча төзекләндерелгән «Казан - Оренбург» - Кәләй ст. - Яр Чаллы – Зәй автомобиль юлы участогында юл билгеләре һәм автобус тукталышы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International