18 мартта Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсе башлыгы Людмила Пименова рәислегендә идарәнең күчмә киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Идел буе федераль округы гражданнар авиациясе оешмаларының 2020 елгы эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Киңәшмәдә Идел буе федераль округы гражданнар авиациясе оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсе башлыгы Людмила Пименова 2020 елда covid-19 пандемиясе шартларында аэропортларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аерым алганда, ул куелган көчнең гаять зур булуын билгеләп үтте. Һәм иң мөһиме, коллективларны саклап кала алу.
Людмила Пименова шулай ук пассажирлар ташу күләмнәренең кимүе пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм иминлекне тәэмин итү дәрәҗәсен киметмәде, дип ассызыклады. Монда аэропорт һәм авиапредприятие җитәкчеләренең өлеше зур.
Л.Пименова сүзләренә караганда, «Казан» халыкара аэропорты 2020 елда, йөк ташуны актив үстереп, уникаль тәҗрибә туплаган. Нәкъ менә йөк ташу үсеше аэропорт өчен драйвер булган һәм күләмнәр кимүне тигезләргә ярдәм иткән.