Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре гомумшәһәр шимбә өмәсендә актив катнаштылар.
Ир-атлар министрлык тирәсендә җыештырдылар, ә хатын-кызлар кабинетларны тәртипкә китерделәр, тәрәзәләр юдылар. Өмәдән соң барлык катнашучыларны да, гадәткә кергәнчә, шашлык һәм чәй белән сыйладылар.