Бүген «РАДОР» ассоциациясе автомобиль юлларының сакланышын тикшереп тору мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында семинар үткәрде.
Семинар эшендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда зур габаритлы һәм авыр йөкләр ташучы транспорт чараларын йөртүгә рөхсәт бирү, авыр габаритлы контроль системасын оештыру функцияләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнә йөкләнгән. 2002 елдан башлап, үлчәү һәм габаритлы контрольнең стационар һәм күчмә пунктлары саны 2015 елга 32 гә кадәр арткан.
2018 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын һәм Татарстанның берләштерелгән юл челтәрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында республика автомобиль юлларында авырлык буенча һәм габаритлы контрольне үстерү стратегиясе расланды. Аны гамәлгә ашыру барышында төбәк автомобиль юлларында 12 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты төзелгән, аларның 8е файдалануга тапшырылган, 4се эшләтеп җибәрү-көйләү һәм киләчәктә тест үткәрү стадиясендә.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, 2 атнага бер тапкыр учреждение герле 5 күчәрле КАМАЗ кулланып, автомат үлчәүләр эшен контрольдә тота. Әлеге процедура автомат комплексының корректлы эшен тәэмин итү өчен кирәк.
2021 елда Татарстан автомат рәвештә авыр габаритлы контроль системасын үстерүне дәвам итәчәк. 2021-2024 елларга стратегиянең икенче этабы килештерү стадиясендә, аның кысаларында тагын 8 пункт төзеләчәк - елга 2шәр.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә төбәк әһәмиятендәге юлларда 12 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты, 1 үлчәү һәм габарит контроле стационар пункты һәм 17 күчмә үлчәү һәм габарит контроле пункты эшли.
Рифкать Миңнеханов шулай ук кулланучыларга уңайлы булсын һәм йөк ташуны рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерү өчен Татарстанда «Татарстан Республикасының төбәк автомобиль юллары буйлап авыр йөк һәм (яки) зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр һәм килешүләр бирү порталы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшләнүен искәртте. Системаның электрон адресы – aisktg.ru.