«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Беломорская урамы төзекләндереләчәк. Гудовиков урамыннан Химия урамына кадәр 1,19 км озынлыктагы участокта юл капламын ремонтлау планлаштырыла. Биредә яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән югары сыйфатлы ЩМА-16 асфальт-бетоннан өске катлам җәеләчәк.
Проект буенча юл коймалары һәм билгеләре алмаштырылачак.
Урамның исеме Карелиядәге Беломорск шәһәреннән бара. Аны «Казаноргсинтез» ААҖнә транспорт артериясе сыйфатында төзегәннәр. Биредә шулай ук 115 һәм 134 нче урта белем бирү учреждениеләре, 14 нче гимназия, Аерым хәрбиләштерелгән газ-коткару отряды, 11 нче милиция бүлегенең «Жилплощадка» территориаль бүлеге һәм башка учреждениеләр урнашкан.
Урамның гомуми озынлыгы 5,374 км тәшкил итә. Ул Яңа Каравай һәм Жилплощадка микрорайоннарында, Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында магистраль урам булып тора. 44 урам белән кисешә. Беломорская буйлап 6, 18, 29, 43, 60, 62, 76, 89, 89а автобус маршрутлары уза.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 23 юл-урам челтәре объекты керде, шуларның 11е - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.
Фотода: Беломорская урамы ремонтка кадәр.