Бүген «Татарстан» ДТРК радиосында чираттагы «Татарстан - милли проектлар» тапшыруы булды. Ул Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышына багышланган иде. Радиотапшырулар хезмәте шеф-редакторы Йолдыз Крепостина сорауларына Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин җавап бирде.
Артем Чукин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының максаты булып шәһәр агломерацияләре урамнарында юл хәрәкәте иминлегенең кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итү, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын киметү, норматив таләпләргә туры килә торган юллар өлешен арттыру һәм гражданнарның шәһәр агломерацияләренең юл челтәре торышыннан канәгать булу дәрәҗәсен арттыру торуын тагын бер кат искә төшерде. 2024 елга норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлешен – 46,3%тан 50%ка, шәһәр агломерацияләренең автомобиль юллары өлешен уртача 80,47%тан 85%ка кадәр арттыру бурычы куелган.
Шулай ук министр урынбасары 2020 елда илкүләм проект буенча 261,6 км юл ремонтланган, дип сөйләде. Агымдагы елда 174,8 км якын юл ремонтланачак.
Интервьюны тулысынча https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/nacionalnye-proekty/tatarstan-nacionalnye-proekty-11-03-21/ сылтамасы буенча тыңларга мөмкин.