15 марттан «Көнчыгыш» автовокзалыннан көн саен йөри торган Казан – Кощаково – Казан автобус маршруты яңартыла.
Казаннан китү вакыты 05:50, 07:00, 13:30, 17:00. Кощаково авылыннан (тукталыш мәйданчыгы: Комсомол урамы, 13А йорт) - 06:20, 07:30, 14:00, 17:30.
Кощаководан барлык рейслар да Казанда «Тукай мәйданы» метро тукталышы аша уза.
Юл бәясе 50 сум тәшкил итә. Сәфәр дәвамында бушлай Wi-Fi эшли.
Билетларны (843) 233-41-17, 8-962-559-30-37 телефоннары аша броньларга була. Шулай ук билетларны автовокзал сайтында һәм «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ дип аталган мобиль кушымтасы аша да сатып алу мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш» автовокзалы Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан.