Агымдагы елда Чаллыда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча Шамил Усманов урамы төзекләндереләчәк. Ремонт программасына Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Вахитов проспектыннан Татарстан урамына кадәр 2 км озынлыктагы участок кергән.
Ремонт барышында югары чыдамлыкка ия ЩМА-16 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа югары катлам җәеләчәк, ул яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән. Шулай ук юл хәрәкәтен оештыру өчен кирәкле чаралар урнаштыру планлаштырыла.
Шамил Усманов урамы татар язучысы, драматург һәм сәясәт эшлеклесе хөрмәтенә аталган. Урам янәшәсендә 17 нче номерлы балалар бакчасы, 49 нчы номерлы кадетлар мәктәбе, 37 нче һәм 40 нчы номерлы урта белем бирү мәктәпләре урнашкан.
2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы агломерациясендә 29,2 км юл ремонтланачак. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 81% тәшкил итәчәк.