Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовка 60 яшь тула.
Хөрмәтле Фәрит Мөдәрисович!
Министрлык коллективы Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлый!
60 - ул зирәклек, тупланган тормыш тәҗрибәсе, белем, казанышлар яше. Хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, максатчанлык, энергиялелек, җәмгыятькә максималь файда китерә белү һәм осталык - үзенчәлекле сыйфатыгыз булып тора һәм Сезгә куелган барлык бурычларны хәл итәргә, теләсә нинди киртәләрне җиңәргә ярдәм итә.
Бу юбилей көнендә, хөрмәтле Фәрит Мөдәрисович, иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз, киләчәктә дә уңышлар, иминлек, бәхет, сәламәтлек, оптимизм юлдаш булсын! Тынычлык, игелек һәм гөрләп алга баруыгызны телибез!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы.