Бүген яңартылган составта «Содружество» акционерлык җәмгыяте Директорлар советының беренче утырышы узды. Яңа составка Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов керде.
Утырышта Директорлар советы рәисе сайланды, ул – «РТЮ» ААҖ филиалы-Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Владимир Тюленев. Директорлар советы рәисе урынбасары итеп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сайланды.
Директорлар советы «Содружество» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрүгә әзерлек буенча чаралар турында фикер алышты. Еллык җыелышны 28 июньдә үткәрергә карар ителде.
Фәрит Хәнифов ассызыклаганча, «Содружество» АҖ – Татарстанда шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы бердәнбер социаль юнәлешле транспорт компаниясе. Министр «Содружество» АҖнең Идел буе һәм Урал федераль округларында Россия Федерациясенең 9 субъектында: Татарстан, Мордовия, Чуашстан, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Киров һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае территориясендә пассажирлар ташуын искә төшерде. Көн саен компания полигонында 144 шәһәр яны поезды йөри һәм 25 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелә.
Министр «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшинга шәһәр яны тимер юл транспортында хезмәт күрсәтә торган маршрутларда пассажирлар агымын арттыру буенча чаралар планын эшләргә кушты.