Илкүләм проект буенча Түбән Камада Әхтүбә урамын капиталь төзекләндерәчәкләр

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Индустриаль урамыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр 1,87 км озынлыктагы Әхтүбә урамы капиталь ремонтланачак.

Объект «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасына кертелгән.

Дүрт полосалы юлны капиталь ремонтлау кысаларында, «РОСДОРНИИ» ФАУ Яңа технологияләр реестрыннан материаллар кулланып, юл киемнәрен тулысынча алыштыру планлаштырыла, шулай итеп, яңа ГОСТ нигезендә, күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән асфальт-бетон катнашмасының өч катламы җәеләчәк. Өске катламны югары чыдамлыкка ия булган ЩМА-8 асфальт-бетон катнашмасыннан салачаклар. Юл хәрәкәтен оештыру өчен кирәкле чаралар билгеләнгән.

Әхтүбә урамы урынында элек Әхтүбә авылы урнашкан булган. Татар теленнән тәрҗемә иткәндә ак түбә дигәнне аңлата. Авыл борынгы, аның турында беренче истәлекләр 1710 елда барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама 2019 елдан бирле «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында катнаша. Агымдагы елда илкүләм проект буенча, Ахтүбә урамын капиталь төзекләндерүдән тыш, Вокзал урамы да яңартылачак.

Фотода: Әхтәмов урамы ремонтка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International