«Бигеш» халыкара аэропортыннан Сочига рейслар ачыла

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан 29 майда Сочига рейслар ачыла.

Кара диңгез башкаласына турыдан-туры очышлар атнага биш тапкыр башкарылачак һәм көзге-кышкы сезон тәмамланганчы дәвам итәчәк. Рейслар 189 кеше сыйдырышлы уңайлы Boeing 737-800 лайнерларында башкарыла. Билетлар сатуда.

Тулырак мәгълүматны аэропортның рәсми сайтында http://nbc.aero/passengers/schedule/ алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International