Транспорт комплексы командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә «Динамо» чаңгы базасында транспорт һәм юл хуҗалыгы командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге булып узды.

Ярышларда тармакның сигез командасы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Главтатдортранс» ДКУ вәкилләре җиңде. Икенче урынны Казан шәһәренең ПАТП-4 МУП чаңгычылары алды. Өченче урында - Казан шәһәренең ПАТП-2 МУП командасы.

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International