«Азимут» авиакомпаниясе апрельдән Ростов-на-Дону – Түбән Кама – Нижневартовск маршруты буенча рейслар башлап җибәрә. Ростов-на-Дону шәһәреннән Түбән Камага авиабилетлар минималь тариф буенча 1080 сумнан, Түбән Камадан Нижневартовскка - 1480 сумнан, Ростов-на-Дону шәһәреннән Нижневартовскка - 1480 сумнан башлана.
Авиабилетларны һәм өстәмә хезмәтләрне сатып алырга, шулай ук җәдвәл белән авиакомпания сайтында https://booking.azimuth.aero/ яисә Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропорты сайтында www.nbc.aero танышырга мөмкин.
Фото: Денис Фуражков