Казанда милли проект буенча агымдагы елда Маршал Чуйков урамы төзекләндереләчәк

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2021 елда Маршал Чуйков урамы төзекләндереләчәк. Мусин урамыннан Короленко урамына кадәр гомуми озынлыгы 1,2 км булган участокта яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән ЩМА-16 югары сыйфатлы асфальт-бетон катламы җәеләчәк. Шулай ук тиешле урыннарда юл коймаларын һәм юл билгеләрен алыштыру планлаштырылган.

Маршал Чуйков урамы 3,6 км озынлыкта – Казанның туры магистраль урамы. Хөсәен Ямашев проспекты һәм Чистай урамы белән беррәттән Яңа Савин районының күчәре булып тора. Адоратский, Академик Лаврентьев, Бондаренко, Восстание, Гаврилов, Голубятников, Короленко, Мусин һәм Фатыйх Әмирхан урамнары белән кисешә. Ул шәһәрнең иң җанлы урамнарының берсе, аның буенча күп санлы автобус маршрутлары уза.

Урам Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Василий Иванович Чуйков хөрмәтенә аталган. Бөек Ватан сугышы вакытында Василий Чуйков Сталинград сугышында аеруча аерылып торган 62 нче армия белән җитәкчелек иткән. Урам исеме 1984 елның апрелендә Азинода яшәүче ветераннар советы активистлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар инициативасы белән бирелә.

2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 23 юл-урам челтәре объекты кергән, шуларның 11е - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International