Ватанны саклаучылар көне белән, хөрмәтле ир-егетләребез!

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Роскосмос филиалы» эшләде. «Киләчәк транспорты» пилот программасы кысаларында биредә булачак космик корабльләр пилотларын сайлап алдылар. Космонавтлыкка кандидатларга космос турында югары белем дәрәҗәсен күрсәтергә һәм җитди медицина сынауларын узарга кирәк иде.

Баш Астронавт җитәкчелегендәге Незнайка, Чит планета кешесе һәм Мастер Йода составындагы компетентлы жюри фикеренчә, кандидатлар барлык параметрлар буенча да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шуңа бәйле рәвештә Министрлыкның барлык ир-егетләренә чын космонавт вазифасына туры килүләре турында грамоталар бирелде. Әлеге документ киләчәк транспорты белән идарә итәргә мөмкинлек бирә – аны ир-ат үзе төзи, һәм үзе аның белән идарә итәргә өйрәнә. Шулай ук уңышлы узган конкурс сайлавы истәлегенә астронавт сувенирлары да тапшырылды.

Космонавтларыбызны чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International