Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан автотранспорт техникумы студентлары булып китте

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумының 2 нче курс студентлары булып китте.

«Транспортта идарә итүнең автоматлаштырылган системалары» курсын өйрәнү кысаларында аларга министрлыкның Региональ автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә системасы дирекциясе эшен күрсәттеләр.

Дирекциянең төп функцияләренә даими муниципальара автобус маршрутлары буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чаралары хәрәкәтен диспетчерлаштыру, пассажирлар йөртүчеләрнең кагыйдәләрне, стандартларны, нормативларны үтәү буенча мәгълүмати тәэмин итү керә. Шулай ук биредә мәктәп автобусларын тәүлек әйләнәсе диспетчерлаштыруны гамәлгә ашыралар һәм алар катнашуы белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне оператив рәвештә хәл итәләр, юллар, һава-климат шартлары һәм гадәттән тыш хәлләр аркасында расланган җәдвәлләрне бозганда маршрутларда автобусларның эшен координациялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International