Ватанны саклаучылар көнен һәм Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү чорында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең шәһәр яны поездлары, ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча, гамәлдәге җәдвәл буенча йөриячәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.