«Көнчыгыш» автовокзалы Казаннан Мәскәүгә рейсларны яңарта

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

19 нчы февральдән «Көнчыгыш» автовокзалы Казан - Мәскәү төбәкара маршрутын яңадан башлап җибәрә.

Югары комфортлы автобуслар атна саен җомга һәм якшәмбе көннәрендә кышкы җәдвәл буенча 17:00 сәгатьтә кузгалалар. Юл вакыты 14 сәгать тәшкил итәчәк, юл бәясе 1300 сум күләмендә билгеләнгән. Бөтен сәфәр дәвамында бушлай Wi-Fi эшли.

Көнчыгыш автостанциясе автобуска билетларны (843) 233-41-17, 8-962-559-30-37 номерлары буенча броньларга тәкъдим итә. Пассажир билетны турыдан-туры автостанция кассасында сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш» автовокзалы Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International