2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Татарстанда гомуми озынлыгы 174,8 км булган автомобиль юлларының 90 участогын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 4 объект 2022 елга күчә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Монда 96,7 км төбәк челтәре, Казан агломерациясенең 43,3 км юллары керә. Яр Чаллы агломерациясендә 29,2 км һәм Түбән Кама агломерациясендә 5,6 км юл ремонтланачак.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда 4 млрд 130 млн 700 мең сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 3 млрд 74 млн 700 мең сумы – республика бюджетыннан. Расланган график нигезендә, хәзерге вакытта 54 объектка төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелгән. Аерым алганда, Югары Ослан муниципаль районында «Казан-Ульяновск» - Соболевский – Чулпаниха автомобиль юлының 1,73 км дан 4,05 км га кадәр участогында, Теләче муниципаль районында М-7 «Идел» - Баландыш автомобиль юлының 10 км дан 15,4 км га кадәр участогында, Алабуга муниципаль районында Морт - Сосновый Юраш автомобиль юлының 5,37 км дан 11,07 км га кадәр участогында һәм башкаларда капиталь ремонт ясау керә.
Калган 36 объектка проект-тикшеренү эшләренә контрактлар төзелгән. Төзү-монтаж эшләренә контрактларны тулысынча 2021 елның апрелендә төзү планлаштырыла.
Норматив хәлгә туры килә торган юллар өлешен арттыру «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының өстенлекле бурычларына керә, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.