Бүген «Крокус Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә «NAIS-2021»гражданнар авиациясе форумы һәм милли күргәзмәсе кысаларында Россиянең иң яхшы аэропортларын - «Россиянең Һава капкалары» премиясе призерларын бүләкләү булды.
Тагын бер Татарстан аэропортының җиңү яулавын хәбәр итүебезгә шатбыз. «Иң яхшы аэропорт: авырлыкларга каршы тору 2020» төп номинациясендә җиңү Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортына бирелде.
Чын күңелдән котлыйбыз, хезмәттәшләр!