«Казан» халыкара аэропорты «Россиянең Һава капкалары» милли премиясенә ия булды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2020 елда эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Россиянең Һава капкалары» VII Милли премиясенең «Йөк авиаташулары өчен иң яхшы инфраструктура проекты» махсус номинациясенә ия булды.

Бүләкләү тантанасы бүген Мәскәүдә NAIS-2021 гражданлык авиациясе форумы һәм Милли күргәзмә кысаларында узды.

Коллегаларын әһәмиятле бүләкләре белән котлап, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Казан» халыкара аэропортының зур потенциалы булган күп функцияле аэропорт комплексы булуын билгеләп үтте. Предприятие тармак экспертлары белән зур эш алып бара, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен инновацион чишелешләр куллана, тәҗрибәле һәм квалификацияле персоналга ия. Моннан тыш, Татарстан үсеш алган инфраструктурага, киң логистика мөмкинлекләренә һәм тулаем транспортка, шулай ук инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ия. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 2020 елда бөтен дөнья буенча авиапассажирлар ташу күләменең гомуми кимүе фонында да, республика йөк транспорты авиахабын булдыру проектын гамәлгә ашыруга кереште. Аны гамәлгә ашыру Татарстанның да, тулаем Россиянең дә логистика инфраструктурасын глобаль модернизацияләү процессында мөһим этап булачак.

«Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры Сергей Романцов болай дип шәрехләде: "Беренче чиратта экспертларга безнең эшне бәяләгән өчен рәхмәт белдерәсем килә. «Россиянең Һава капкалары» премиясе – ул иң югары бүләк һәм алга таба үсеш өчен җитди стимул. Без хезмәттәшләребезгә безгә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерәбез".

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең Һава капкалары» милли премиясе илнең иң нәтиҗәле һәм тотрыклы үсүче аэропортларын билгеләргә һәм аларның җәмгыятьтә уңай имиджын һәм абруен формалаштырырга тиеш. Премиянең эксперт советына Россиянең алдынгы авиакомпанияләре вәкилләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре, әйдәп баручы тармак журналистлары һәм башка экспертлар керә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International