ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә Татарстан Республикасында һава торышы киң циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән безнең районнарга салкын арктик һава килә башлаячак. 6 февральдә, шимбә көнне, кар көтелә, төнлә көнчыгышта юеш кар, урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр, җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Төнлә һәм көндез һава температурасы -8..-13 градуска кадәр, төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык.
Якшәмбе, 7 февральдә, төнлә -20..-25 градуска кадәр, көндез -17..-22 градуска кадәр салкын булачак. Бераз кар явачак.
Дүшәмбе, 8 февральдә, температура тәүлек дәвамында -20..-25 градус, төнлә һәм иртән түбән урыннарда -29 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Урыны белән бераз кар.
Якынча фараз буенча, 9-10 февральдә республикада һава торышына аз болытлы антициклон йогынты ясый башлаячак. Төнлә һава температурасы -27.. -32, көндез -19.. -24 градус тәшкил итәчәк. Уртача температура нормадан 10-13 градуска түбән булыр дип көтелә.
Фаразланган начар метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә, юл-транспорт һәлакәтләре ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендә транспорт һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеген шактый чикли ала.
Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булуларын һәм кирәксездән ерак юлга чыгудан тыелуларын сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 8 (843) 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.
Фото: inkazan.ru