Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 324 берәмлек кар чистарту техникасы кизү тора

2021 елның 5 феврале, җомга

Узган тәүлектә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 305 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, 3089 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.

Хәзерге вакытта төбәк юлларында 324 берәмлек кар чистарту техникасы кизү тора.

5 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Температура: көндез -2..+3 градус. Юлларда көчле бозлавык.

Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда, дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга өндибез.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International