«Казан» аэропорты ИКАО метеоминимумының II категориясен раслады

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 ноябрендә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 495 номерлы боерыгы белән «Граждан һава судноларының очып китү, утыру, рульләү һәм стоянкалары өчен билгеләнгән аэродромнарга карата таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Боерык нигезендә Россиянең кайбер аэропортларында ИКАО метеоминимумының II категориясе буенча очышларны башкаруга рөхсәт туктатылды.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты әлеге боерык нигезендә эшләр башкарды. 2021 елның 29 гыйнварыннан аэропортка Һава транспорты федераль агентлыгының туры килү сертификаты бирелде. Хәзер аэропорт аэродромы ИКАОның II категориясенә туры килә. Димәк, һава гаване катлаулы һава шартларында очкычларны кабул итәргә әзер.

ИКАО метеоминимумының II категорияле аэродромнарында күчәр линиясе яктыртылырга, утырту зоналары һәм башка өстәмә чаралар булырга тиеш. Очышларны тәэмин итүдә файдаланыла торган җиһазлар ышанычлы электр белән тәэмин ителергә һәм аны резервлау булырга тиеш. Шулай итеп, сертификатны алу «Казан» халыкара аэропорты барлык таләпләргә туры килә торган радиотехник һәм сигнал утлары җиһазлары белән тәэмин ителгән дип раслый.

Алмаз Мостафин фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International