ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 4 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр начараю белән томан көтелә, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
Хәзер Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларга 370 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә, 4 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы кулланылачак. Төнлә 220 берәмлек махсус техника эше планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.