РФ транспорт министры Виталий Савельев боерыгы белән транспорт өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел төбәкара дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе башлыгы-баш дәүләт инспекторы итеп Рамазанов Радик Вахит улы билгеләнде.
Р. Рамазанов ведомствосы автомобиль транспортында ташу, шәһәр җир өсте электр транспорты һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә транспорт законнарының үтәлешен контрольдә тота. Җаваплылык зонасында Татарстан, Чуашстан, Самара һәм Ульяновск өлкәләре.