Узган тәүлектә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 318 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, 2780 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган. Юлларны кышкы карап тоту эшләре башланганнан бирле барлыгы 210 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Хәзерге вакытта төбәк юлларында 412 берәмлек кар чистарту техникасы дежур тора. 3582 тонна ком-тоз катнашмасы куллану планлаштырыла.
1 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, көндез аязучан. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, тизлеге секундына 9-14 метр. Көндез һава температурасы -2..-7 градус. Юлларда көчле бозлавык.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.