Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына һәм 2020 елда бюджеттан тыш фондларга салым түләүләренең гомуми күләме 13 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасында салым түләүләре 8,8 млрд. сумнан артык, Түбән Новгород өлкәсендә – 1,2 млрд. сумнан артык, Киров өлкәсендә – 898 млн. сум тирәсе, Владимир өлкәсендә – 764,2 млн. сум, Удмурт Республикасында – 648,4 млн. сум, Чуваш Республикасында – 264,3 млн. сум, Свердловск өлкәсендә – 183 млн. сум, Башкортстан Республикасында – 90,4 млн. сум, Марий Эл Республикасында – 39 млн. сум тәшкил итте.
Горький тимер юлы эре салым түләүче булып тора һәм региональ һәм җирле бюджетларга салым түләүләрен тулы күләмдә түли.