2020 елда Горький тимер юлы вокзалларында 12 меңнән артык аз хәрәкәтләнүче пассажирларга хезмәт күрсәтелгән

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елда Горький тимер юлының вокзал комплекслары территориясендә 12,4 меңгә якын аз хәрәкәтләнүче пассажирларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелде.

Мобильлеккә ярдәм итү үзәгенә иң күп гаризалар Казан, Киров һәм Түбән Новгород тимер юл вокзаллары пассажирларыннан килгән.

Махсуслаштырылган хезмәтләр ярдәмендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга вокзал яны территориясе һәм вокзал комплексы буйлап поездга яки каршы ала торган транспорт чарасына кадәр озата баруда һәм хәрәкәт итүдә тиз арада ярдәм күрсәтелә, шулай ук багаж ташу буенча хезмәт күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, тимер юл вокзалларында ситуацион ярдәм күрсәтүгә гаризалар Мобильлеккә ярдәм итү үзәгендә 8 (800) 775-00-00 (өстәмә 1) телефоны буенча кабул ителә. Гаризаны сәяхәткә кадәр өч тәүлек кала калдырырга мөмкин, әмма хезмәт күрсәтүгә кадәр вакыт 24 сәгатьтән ким булырга тиеш түгел.

Мобильлеккә ярдәм итү үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны РТЮ сайтында алырга мөмкин.

Фото: sg79.livejournal.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International