РТЮ холдингы 2020 елда Горький тимер юлының Казан төбәге үсешенә 2,6 млрд. сумнан артык инвестиция керткән

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Россия тимер юллары холдингы Горький тимер юлының Казан төбәге үсешенә 2,6 млрд. сумнан артык инвестиция керткән.

Акчаларның зур өлеше халык өчен транспорт үтемлелеген арттыру, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм магистральнең үткәрүчәнлек сәләтен арттыру белән бәйле проектларга юнәлдерелгән. Аерым алганда, ел дәвамында төбәктә 23 км дан артык тимер юл яңартылган.

Дәрвишләр - Арча участогында 53 км озынлыкта өченче юл төзү, шулай ук Юдино станциясе буенча озын составлы контейнерлы поездларны кабул итү өчен юл төзү буенча проект-эзләнү эшләре башкарылды. Проектларны тормышка ашыру транзит контейнерлары агымын 4 тапкыр арттыру өчен инфраструктураның үткәрү сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә.

Электр белән тәэмин итү хуҗалыгы җиһазларын һәм җайланмаларын яңарту программасы буенча Казан станциясенең электр үзәкләштерү җайланмаларын техник яктан яңадан җиһазландыру үткәрелде.

Моннан тыш, РТЮның инвестиция программасы кысаларында 2020 елда «Восстание вокзал комплексын халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен адаптацияләү» проекты гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International