Агымдагы елда «Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләүнең икенче чиратын тормышка ашыруны төгәлләү планлаштырыла

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

«Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләү өстенлекле проектларның берсе булып кала, дип хәбәр итте бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча коллегиядә.

2021 елда федераль бюджет хисабына «Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләүнең икенче чиратын тәмамлау планлаштырыла. Проект аэропортның периметрлы коймаларын алыштыру һәм аны техник саклау чаралары белән тәэмин итү, патруль юлын төзүне күздә тота. Шулай ук «Түбән Кама (Бигеш) аэродромында очып китү-очып төшү полосасын реконструкцияләү» объекты буенча Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына проект-тикшеренү эшләрен башкару планлаштырыла.

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының үз акчалары хисабына халыкара һава линияләре аэровокзалы төзелеше дәвам итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыруны 2020 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, әмма пандемия белән бәйле рәвештә килеп туган икътисади вәзгыять төгәлләү вакыты буенча төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International