Һава инфраструктурасын алга таба үстерү өчен хәзерге вакытта «Казан» халыкара аэропортының 2050 елга кадәр Мастер-планын эшләү буенча оешма сайлап алына. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар буенча коллегия утырышында хәбәр итте.
Мастер-план кысаларында пассажирлар һәм йөк агымнарының фараз күрсәткечләренә комплекслы анализ ясалачак, яңа пассажирлар терминалын төзү һәм аэровокзал комплексын киңәйтү, һава судноларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау зонасын оештыру, шулай ук заманча йөк терминалын төзү кирәклеген өйрәнәчәкләр.
2009 елда Фрапорт (Германия) компаниясе тарафыннан эшләнгән алдагы Мастер-план аэропортның 2019 елга кадәр планлы үсешен күздә тоткан иде.
28 нче гыйнварга «Казан» халыкара аэропорты территориясе үсешен һәм йөк ташуны оештыру перспективаларын исәпкә алып, Мастер-план концепциясен тәкъдир итү планлаштырылган.
Фото: Рөстәм Кадыйров.