Авиаташуларны субсидияләү программасы буенча Татарстан 17 маршрутны финанслый

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы авиаташуларны субсидияләү федераль программасында актив катнашуын дәвам итә, пассажирлар өчен авиаочышлар белән файдалану мөмкинлеген арттыра. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар буенча коллегия утырышында хәбәр итте.

Узган елда республика Татарстан аэропортларыннан 27 юнәлешне субсидияләде. Агымдагы елда республика 29 маршрут буенча авиаташуларны финанслашуга гариза биргән. Росавиация раслаган 2021 елда субсидияләнә торган маршрутлар исемлегенә хәзерге вакытта Татарстан ягыннан финанслана торган 17 маршрут кертелгән.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, «калган маршрутлар да комиссиянең чираттагы утырышында субсидияләнүчеләр исемлегенә кертелер дип өметләнәбез».

Фото: Игорь Степанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International