Казанда боҗралы тимер юл элемтәсен оештыру - тимер юл транспорты өлкәсендә әһәмиятле проект

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Тимер юл транспорты өлкәсендә перспективалы социаль әһәмиятле проектларның берсе - «Казан шәһәрендә боҗралы тимер юл элемтәсен оештыру» проекты, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча коллегиядә.

Боҗралы хәрәкәт Казан янындагы зур зонаны, тимер юл вокзалларын һәм метрополитен белән эре транспорт-күчеп утыру төеннәрен колачлаячак.

Проект буенча Яңа Аракчино һәм Дәрвишләр станцияләре янында ике яңа тимер юл съездын төзү, өченче юллар һәм ясалма корылмалар төзү каралган. Боҗраның гомуми озынлыгы 48 км тәшкил итәчәк һәм 17 тукталыш пунктын тоташтырачак, шул исәптән ике яңа тукталыш пункты - «Әбҗәлилов» һәм «Торфлы».

Беренче этапта Юдино – Дәрвишләр станцияләре һәм Яңа Аракчино станциясе янындагы съезд участогында өченче юл төзү планлаштырыла. Бу «Казан» халыкара аэропорты – Казан-1 станциясе – Казан-2 станциясе һәм кире юнәлештәге маршрут буенча шәһәр яны поездларының хәрәкәтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Икенче этапта Казан-2 станциясе – Дәрвишләр станциясе участогында Компрессор тукталыш платформасына съезд төзеп, өченче төп юл төзелеше оештырылачак.

Өченче этапта Компрессор т.п. – Вахитов станциясе участогында икенче тимер юл төзү планлаштырыла.

Проектта каралган Юдино станциясе – Дәрвишләр станциясе участогында өченче төп юлны төзү «Транссибу» буенча поездлар хәрәкәтен шактый бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәрит Хәнифов искә төшергәнчә, 2020 елда проектның беренче этабының проект-смета документациясе эшләнгән, ул дәүләт экспертизасын үтә. Агымдагы елда «РТЮ» ААҖ белән уртак финанслау шартларында проектны гамәлгә ашыру буенча килешүгә кул кую бурычы тора.

Фото: Игорь Степанов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International